Казан мәгариф идарәсе: Сайлау вакытында мәктәпләрдә уку процессы дәвам итәчәк
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү көннәрендә Казан мәктәпләрендә белем бирү процессы туктатылмаячак.
«Без төрле планнар эшлибез, тик сайлау вакытында белем бирү процессы ниндидер форматта дәвам итәчәге турында тәгаен әйтә алам. Ягъни, көндез яки дистанцион рәвештә. Без бу мәсьәләне хәл итәбез», — диде журналистларга Татарстан башкаласының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.
Аның сүзләренчә, 1 сентябрьдә бәйрәм линейкалары узган елдагыча — санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак.
«Без хәзер Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт белән киңәшләшәбез, шуннан чыгып мәгариф оешмаларына күрсәтмә бирәбез. Пандемиянең бетмәвен аңларга, шуңа күрә барлык саклык чараларын күрергә кирәк», — диде ул.
Татарстан башкаласында барлыгы 544 мәгариф оешмасы эшли, шул исәптән 193 мәктәп һәм 351 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. 2021 — 2022 уку елында мәктәпкә 159 меңнән артык укучы, шул исәптән 20 мең бала беренче сыйныфка барачак.
Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, шулай ук Татарстан Дәүләт Советына Азино һәм Студентлар округлары буенча өстәмә сайлау республикада 17-19 сентябрь көннәрендә узачак.