Төбәкләргә укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметергә тәкъдим ителде
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә контроль эшләрне системалаштырырга һәм укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметергә киңәш итте, дип белдерде Сергей Кравцов. Төбәкләр башлыкларына тәкъдимнәр җибәрелгән.
«Мин төбәк җитәкчеләре исеменә язылган хатны имзаладым, анда без контроль эшләрне системага салырга кирәк дигән катгый тәкъдимнәр бирдек», — дип ведомство башлыгы Сергей Кравцовның сүзләрен китерә ТАСС. — Шулай ук министрлык кәгазь журнал алып барылса, электрон журнал алып барылмый, һәм киресенчә, әгәр укытучы барысын да электрон рәвештә тутырса, кәгазьне тутырырга кирәкми дигән позиция дә белдерде».