«Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов «Многоликая Россия» бәйгесендә җиңде
![«Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов «Многоликая Россия» бәйгесендә җиңде](https://tatar-inform.tatar/attachments/c310475157525673cf4de03f26d0e7287ccc0bc5/store/crop_and_fill/69/41/1211/680/780/440/bbcdbde44122c28540bad32229bfb335935cbbe036b152d248b25a1fd25f/IMG-20211028-WA0020.jpg)
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов «Җанисәпле сөйләшү» проекты «Многоликая Россия» бәйгесенең «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясендә өченче урын алды.
«Ел башында „Татар-информ“ агентлыгы „Җанисәпле сөйләшү“ дип аталган проект башлап җибәргән иде. Ул халык санын алуга багышланды. Проект кысаларында төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез белән онлайн һәм оффлайн форматта очраштык. Аларның проблемалары, тормышлары турында сөйләштек», — дип аңлатты проектның асылын Гадел Әхмәтҗанов.
Проектта якынча егерме төбәк вәкиле катнашкан. «Проект, югары бәя алып, өченче урынга лаек булгач, „Җанисәпле сөйләшү“нең нәтиҗәсе булгандыр дип өметләнәбез», — ди журналист.