Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 10 кеше үлгән
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 10 үлем очрагы расланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1937, 1938, 1946, 1958, 1982 һәм 1934 (ике кеше) елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1932 елда туган ике ир-ат һәм 1956 елда туган бер ир вирус корбаны булган. Covid-19 инфекциясе нәтиҗәләреннән пандемия вакытында республиканың 1099 кешесе вафат булды. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 249 яңа очрагы теркәлгән.