Айрат Хәмитов: Явыз Иван татар читеген киеп йөргән
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләренчә, борынгы заманнардан ук рус патшалары татар итекләре киеп йөргән. Ул шулар арасыннан Явыз Иванны да атады.
«Электән үк безнең рус патшалары татар итекләре киеп йөргән. Явыз Иванның да татар читеге булган. Бу безнең өчен зур хөрмәт. Димәк, бу факт татар читекләренең сыйфатлы һәм матур булуы турында сөйли. Татар читекләре — үзебезнеке, аның эшләнелү технологиясен беләбез», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Читекне казахның милли аяк киеме итеп тә чыгару турындагы сорауга да Айрат Хәмитов җавап бирде. «Барыбер ул татарныкы булып кала. Димәк, аларга шулай ошый. Ошатмасалар, әйтмәсләр иде. Без бит төрки дөньяда яшибез. Моны тарихны белмәгән кешеләр әйтә», — диде ул.
Аның сүзләренчә, татарлар милли киемнәрне сыйфатлы, матур эшли белә. «Безнең бурыч — бөтен дөньяга безнең көчле халык булуыбыз турында сөйләү. Мин һәрчак: „Минем милләтем сәхнәдән һәм сәхнәдән тыш та затлы күренергә тиеш“, — дип әйтәм. Безнең коллективта да читек, баш киеме, күлмәк, бизәнү әйберләребез бар», — ди сәнгать җитәкчесе.