Рөстәм Миңнеханов финанс грамоталык буенча зачет биргән
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс грамоталык буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачетта катнашкан. Чара 16 декабрьгә кадәр илнең барлык төбәкләрендә уза.
«Финанс грамоталык буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачет бирдем! Сез дә үзегезне тикшереп карый аласыз һәм нәтиҗәләр буенча finzachet2021.ru сайтында шәхси тәкъдимнәр алырга мөмкин», — дип республика җитәкчесе инстаграм сәхифәсендә шәхси сертификаты фотосын куеп уртаклашты.
Акция Россия банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырылды. Аның кысаларында теләге булган һәркем финанс мәсьәләләрендә үз белемнәрен тикшерә ала. Шулай ук катнашучылар үзләрен һәм якыннарын мошенниклар гамәлләреннән саклау өчен шәхси тәкъдимнәр алырга мөмкин.
Искәртик, узган ел катнашучылар саны (90 меңнән артык кеше) буенча Татарстан лидер булып танылды.