Путин: Җәмәгать урыннарында ковид-сертификатлар турындагы закон гади булырга тиеш
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Җәмәгать урыннарында ковид-сертификатларны куллану турындагы закон проекты ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Дәүләт башлыгы Министрлар Кабинетына гражданнар җәмгыяте һәм бизнес вәкилләре белән берлектә әлеге законны җентекләп өйрәнергә һәм РФ гражданнарын борчыган барлык сорауларны да игътибарга алырга кушты. «Хөкүмәткә Дәүләт Думасы, Федерация Советы, эш бирүчеләр берләшмәсе, эшкуарлар, гражданнар җәмгыяте белән берлектә җәмәгать урыннарында ковид-сертификатлар куллану турындагы законны әзерләп бетерергә йөкләмә бирәм. Анда безнең гражданнарны борчыган барлык сораулар да исәпкә алынырга тиеш», - диде Путин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге съездында. РФ Хөкүмәте 12 ноябрьдә Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарына бару һәм транспортта йөрү өчен QR-кодлар кертү турында ике закон проекты тапшырган иде. Икенче закон проектын соңрак, гамәлгә ашыру өчен бик катлаулы һәм эшләп бетерүне таләп итә дигән сәбәп белән, тикшермәскә булдылар. Ә халык күп җыелган урыннарда QR-кодлар кертү турындагы закон 16 декабрьдә Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде.