«Аһ туган каумем газиз!» әдәби бәйгесендә җиңгән мәктәп укучыларын котладылар
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» редакциясе оештырган «Аһ туган каумем газиз!» дип аталган әдәби бәйгесендә алты мәктәп укучысы җиңү яулады. Бүген аларны «Татмедиа»ның конференцияләр залында котладылар. Конкурсны «Казан утлары» журналы оештырды. Ул «Повесть», «Хикәя» номинацияләре һәм мәктәп балалары арасында шигырьләрне дә үз эченә алган иде. Мәктәп балалары арасында өч призлы урын һәм өч кызыксындыру премиясе билгеләнгән иде. Җиңүчеләрне Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады. «Иҗат итү бер процесс, ничек бәяләрләр дип борчылу икенче процесс. Иң сөенечлесе — тантанасы, бүләкләнү. Җиңүчеләрне котлыйм! Монда җиңелүче юк, минемчә. Әсәр туган икән, ул бәяләмәсәләр дә синеке булып кала. Кайчагында син аны „Иң бөек әсәр яздым“, дип алданасың да», — диде ул лауреатларны котлаганда. 1 урын — Алисә Шакирова, Теләче районы, Иске Җөри урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы; 2 урын — Динара Фәйзрахманова, Казан шәһәре, 177 нче лицейның 9А сыйныф укучысы; 3 урын — Алия Сәйфетдинова, Яшел Үзән районы, Ачасыр мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. Кызыксындыру бүләге — Чыңгыз Ханов, казан шәһәренең 185 нче лицееның 5А сыйныф укучысы; Алмаз Рәхимов — Сарман районының Каташ-Каран мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы; Гүзәл Хәбибуллина — Сарман районы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Пренмияләр күләме: 1 урын — 12 мең сум, 2 урын — 10 мең сум, 3 урын — 8 мең сум. Кызыксындыру премиясе — 5әр мең сум.