Фәрит Мөхәммәтшин: Эшне мөмкин кадәр ачыктан-ачык алып барырга кирәк
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның быелгы эшенә йомгак ясады һәм 2022 елга бурычлар куйды. Бу хакта парламент җитәкчесе VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 28нче утырышында сөйләде. «Катлаулы, үзгәрүчән шартларга алга таба да сыгылмалы һәм профессиональ рәвештә җавап бирәчәкбез, икътисадны һәм татарстанлыларның керем дәрәҗәсен торгызуга ярдәм итәчәкбез. Эшне сайлаучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗади берлекләр һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән даими рәвештә ачык алып барырга кирәк. Социаль челтәрләрдә дә барыгыз да актив булыгыз, бүген тормыш моны таләп итә», - диде Дәүләт Советы Рәисе. Парламентарийларның төп бурычы - системалы һәм җайга салынган закон чыгару эше, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, республика дәүләт хакимияте вәкиллекле органының һәм, гомумән, муниципаль советларда депутатлар корпусының абруен күтәрү өчен резервлар күп әле. «Парламентарийларның, фракцияләрнең һәм депутат төркемнәренең сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшен билгеләп үтәсем килә. Партия карашлары һәм күрсәтмәләре төрле булып та, сәяси көчләр Дәүләт Советы мәйданчыгында халык мәнфәгатендә һәм республика файдасына конструктив хезмәттәшлекне җайга салу мөмкин булды», - дип белдерде парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, киләсе елның күп санлы чараларында депутатларның катнашу форматын уйларга кирәк. «Мин барлык чараларда да катнашырга тырышырбыз дип ышанам», - диде ул. Дәүләт Советы Рәисе искәртеп узганча, 2022 елның ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула. Моннан тыш, киләсе елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45нче сессиясе узачак. Май аенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү булачак. 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр Россиядә ир-атлар арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты уза, ул Халыкара волейбол федерациясе тарихында егерменчесе булачак.