Фәрит Мөхәммәтшин: Сайлау кампаниясендә килгән мөрәҗәгатьләрне кире кагып булмый
(Казан, 25 декабрь, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе барышында Татарстан депутатларына халыктан 5,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. «Меңләгән мөрәҗәгать килде, аларны кире кагып булмый», — диде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән күрсәтмә-тәкъдимнәр алу зур эш булуын билгеләп узды.
«Гамәлгә ашырып булырлык барлык мөрәҗәгатьләр төбәк һәм муниципаль программаларда чагылыш таба», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, моннан алдагы мөрәҗәгатьләр буенча юл картасы 90 процентка үтәлгән.