Спас районында «Альтернатив чыршы» конкурсына йомгак ясадылар
![Спас районында «Альтернатив чыршы» конкурсына йомгак ясадылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/3179ed03d1318df43d519bfa99fb4d8bec10562f/store/fill/780/440/6d73984ab6e4ee0e81a2db6803b2d9c23c45550bf6ed6522e7cb6bd68b40/defcd9d1bf852d54144309d8ac5b214a.jpg)
(Спас, 13 гыйнвар, «Татар-информ», « Яңа тормыш »). Табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куйган «Альтернатив чыршы» конкурсы Спас районында берничә ел рәттән уздырыла. Ел саен балалар әти-әниләре белән бергә кул астында булган әйберләрдән берсеннән берсе матур чыршылар ясый. Чыршылар өчен кәгазь, төймә, фоамиран, йон һәм башка нәрсәләр кулланыла. Барлык чыршылар да үзенә генә хас матурлыкка ия булганга күрә, конкурсны оештыручыларга иң яхшыларын сайлау өчен озак тырышырга туры килде. «Монда чыршыларның күп булуы түгел, аларның төрлелеге гаҗәпкә калдыра. Барысы да матур, барысы да җиңүче булырга лаек. Шуңа күрә җиңүчеләрне сайлау бик авыр булды», — ди жюри әгъзалары. Конкурста җиңеп чыккан яшь осталарга бүләкләрне тиздән тапшыралар.