Миңнеханов Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Гомуми җыелышта катнашучыларның күпчелеге Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклап тавыш бирде», - дип ачыклык кертте ул. Җыелыш бүген Мәскәүдә башланган XIII Гайдар форумы кысаларында уза. Чарада ТР Президенты шулай ук «Бюджет федерализмын ничек үстерергә?» дигән дискуссиядә дә катнашырга тиеш. «Россия һәм дөнья: өстенлекләр» дип аталган XIII Гайдар форумы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында һәм Россия Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Ул илнең 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш инициативаларының төп юнәлешләренә багышланган. Россия Президенты Владимир Путин форумда катнашучыларга үз сәламнәрен юллады. Илне социаль-икътисади яктан үстерү буенча РФ Хөкүмәте инициативалары быел чара кунакларының игътибар үзәгендә булачак. Социаль өлкә, инфраструктураны үстерү, экология, цифрлы трансформация, технологик ыргылыш, мәгариф һәм сәламәтлек саклауны форумның төп темалары арасында атап үтәргә мөмкин.