«Татспиртпром» матбугат хезмәтен Президент аппаратының элеккеге хезмәткәре җитәкләде
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татспиртпром» компаниясе генераль директоры Руслан Максудов бүген матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесен – Мария Полякованы тәкъдим итте.
Яңа җитәкченең бурычы – гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча компания сәясәтен тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру, дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына предприятиедә.
Мария Полякова 2003 елда Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын (социология бүлеге) тәмамлаган.
2012 елдан узган ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы Президенты аппаратында ТР Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе вазифасын башкарган. Аңа кадәр – 2010-2012 елларда «Казан» телерадиокомпаниясенең яңалыклар хезмәте хәбәрчесе булган.
2021 елның декабрь ахырында Марина Коновалованың «Татспиртпром» матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасыннан китүе турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Ул Татарстандагы бер медиа проектын җитәкләргә мөмкин.