Башкортстанда төбәктәге истәлекле даталарны үз эченә алган еллык басма дөнья күрде
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Архив эшләре идарәсе һәм республика Милли архивы әзерләгән «2022 елга Башкортстан Республикасындагы истәлекле даталар календаре» дөнья күрде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Белешмә-библиографик характердагы басманың максаты - дәүләт хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр, оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр, бигрәк тә республика гаммәви мәгълүмат чараларына 2022 елда төбәктәге истәлекле даталар турында мәгълүмат бирү. Истәлекле һәм юбилей даталарының исемлеге Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының норматив-хокукый актлары, Башкортстанның архив учреждениеләре материаллары, республиканың башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарыннан алынган мәгълүматлар нигезендә төзелгән, энциклопедик, белешмә һәм вакытлы матбугаттан җыелган мәгълүмат белән тулыландырылган. 250 битлек уникаль еллык басмада дәүләт, профессиональ, дини бәйрәмнәр, шәһәр һәм районнарның истәлекле даталары турында билгеле бер системага салынган мәгълүматлар урын алган.