Татарстанга коронавирустан балалар вакцинасының беренче партиясе кайтарылды
![Татарстанга коронавирустан балалар вакцинасының беренче партиясе кайтарылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/8b754eca60d45793cf9ad6db148031e2f07f405f/store/fill/780/440/13e4414bfebb9f09bd8bf295666992ce441092a2e8c07a316ec19261e4e9/29a973c946ce955a0e1d6956227a0f4b.jpg)
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанга коронавирустан яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Татарстанда 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 200 меңгә якын яшүсмерләргә вакцинация ясалырга тиеш дип исәпләнә.