Кариев театрында «Алтынч[ае]ч» премьерасы була
![Кариев театрында «Алтынч[ае]ч» премьерасы була](https://tatar-inform.tatar/attachments/cc627bcde5f74470383d9bfcb95fff9b7fca5a21/store/crop_and_fill/0/0/1600/900/780/440/d14f5ef0fea13385098c4f3ea2897e8a8a9eb9325c73a0dfd403d3e460f7/29_n2050405_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 29-30 гыйнварда 18:00 сәгатьтә Кариев театры «Алтынч[ае]ч» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Пьеса авторлары — С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, «BELLA» халыкара премиясе (Россия-Италия) лауреаты Луиза Янсуар, Мәдәният алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе Резеда Гарипова. Режиссёры — Резеда Гарипова. Бу турыда Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.