«Татнефть» гыйнвар аенда нефть чыгаруны 11 процентка арттырган
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). «Татнефть» төркеме предприятиеләре 2022 елның гыйнварында 2,44 миллион тонна нефть чыгарган. Бу узган ел күрсәткечләреннән 10,8 процентка күбрәк, дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте. Төркемнең баш предприятиесе 2,414 миллион тонна нефть чыгарган. Бу күрсәткеч, 2021 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 10,9 процентка күбрәк. Гыйнвар аенда Татарстаннан читтә нефть чыгару күрсәткече узган елның шул ае дәрәҗәсендә — 25,8 мең тонна булган. Компания үзлеге куе булган нефть чыгаруны дәвам итә. Мондый чимал узган елгы күләмнән 4 процентка күбрәк чыгарылган.