Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада олефин комплексы төзелешенең барышы белән танышты
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камага эш сәфәре барышында «Түбән Кама Нефтехим» гаммәви акционерлык җәмгыятендә булды һәм шул территориядә төзелә торган ЭП-600 яңа олефин комплексын карады.
Төзелә торган заводны карауда шулай ук Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Конов катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Елына 600 мең тонна этилен җитештерә торган комплекс «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең төп стратегик проектларының берсе булып тора. Этилен — нефть химиясе синтезының төп продукты, аннан полиэтилен, поливинилхлорид, полиэтилентерефталат һәм полистирол җитештерәләр.
Яңа завод, эчке ихтыяҗ шартларында импортка бәйлелекне киметеп, этилен җитештерү буенча Россия куәтләрен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирергә тиеш. ЭП-600 елга 1,8 млн тонна бензин эшкәртергә тиеш булачак. Заводта этиленнан тыш, пропилен, бензол һәм бутадиен эшләп чыгарачаклар.
«Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин сүзләренчә, төзелештә углеводород чималын эшкәртү өлкәсендә алдынгы технологияләр кулланыла. Табигатьне саклау җиһазларын сатып алу һәм монтажлауга гына да предприятие 5 млрд сумнан артык акча тоткан.
Комплекс 2020 елның маенда төзелә башлаган, хәзер эшнең 34 проценты башкарылган. Проектны гамәлгә ашыру график буенча алып барыла. Төзелешне төгәлләү файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алу эшләре 2023 елның июнь–декабрь айларына планлаштырылган.
Металл корылмаларны җыю эшләре бара, аларның 70 проценты Татарстанның 16 предприятиесендә ясала. Бетон Түбән Камадан һәм Чаллыдан китерелә.
ЭП-600 төзелеше 2030 елга кадәр Россиянең химия һәм нефть химиясе комплексын үстерүнең озак сроклы стратегиясенә, 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясенә, Идел буе федераль округының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә һәм Татарстанның инвестиция меморандумына кертелде.