Сәфәров: Журналистлар аудиториягә мәгълүматны аңа уңайлы каналлар аша җиткерергә тиеш
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аудиторияне саклап калу өчен, журналистлар укучыларга һәм тамашачыларга мәгълүматны җәмәгатьчелеккә уңайлы каналлар аша таратырга тиеш.
Бу хакта Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
«Телевидение, радио, басма матбугатка аудиториясен саклап, бер каналлылык ягына таба үсәргә кирәк, төрле коммуникация каналларын бер системага берләштерү зарур. Бу безгә аудитория белән өзлексез контактта булырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең бурыч — аудиториягә контентка юлны аңа уңайлы форматтагы каналлар аша тәэмин итү», — диде Сәфәров.
Ул, шулай ук, электрон сәүдә каналлары аша продукция таратуның газета һәм журналларны Татарстаннан читтә алдыручы аудитория өчен дә үтемле иткәнен ассызыклады.
«Без басма продукцияне популяр маркетплейслар аша сатуны хуплыйбыз. Бу яхшы карар, республикадан читтәге якташлар өчен дә мәгълүмат үтемле дигән сүз», — дип белдерде Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе.