Марат Садыйков Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә һәм поликлиникада булды
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә һәм 20нче шәһәр поликлиникасында булды. Ашыгыч ярдәм станциясендә министр колл-үзәк хезмәткәрләре белән аралашты. Әңгәмә барышында ул операторларга һәм, гомумән, ашыгыч ярдәм хезмәтенә югары йөкләнеш барлыгын билгеләп үтте. Поликлиникада Марат Садыйков табиблар янына килгән җирле халык белән сөйләште һәм медучреждение җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтү кирәклеге турында искәртте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы күптән түгел ашыгыч медицина ярдәме станциясенең нинди йөкләнеш белән эшләве турында язган иде. Узган атнада станциягә 22,4 мең шалтырату килгән, бер атна элек шалтыратулар 18,5 мең булган, аннан алдарак — 15 меңнән аз гына артык.