Сәфәров журналист хатасы, игътибарсызлыгы аркасында фейк чыгарга мөмкин булуын әйтте
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналист эшендә хата яки игътибарсызлык фейк тудыра алуын билгеләп узды. Бу хакта ул «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында кисәтте. «Мәгълүмат бик нык таралган шартларда журналист үзе җиткергән белешмәләрнең дөреслеге өчен җаваплы. Теләсә нинди ялгыш аңлатма, хата яки игътибарсызлык фейк, вәсвәсә тудыра һәм кемнәрнеңдер мәнфәгатенә зыян сала ала», — дип искәртте Әсгать Сәфәров.