Татарстанда тагын ике ир-ат һәм өч хатын-кыз ковидтан вафат булды
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе — ике ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирус корбаны булган. Республикада Covid-19 корбаннарының 2022 елның 2 февраленә рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны — 1599 кеше, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «1599 кеше вафат булды. Тәүлек эчендә расланган очрак — биш <…>», — диелә ведомстводан алынган хәбәрдә. Коронавирустан 1947 һәм 1963 елгы ике ир-ат, 1947, 1953 һәм 1954 елгы өч хатын-кыз үлгән. Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 сәбәпле теркәлгән һәм теркәлми торган үлем-китемнәр саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да күзәтелә. Статистика ведомствосы мәгълүматлары буенча, 2021 елның декабрь аенда Covid-19 аркасында 600дән артык татарстанлы һәлак булган.