Дума депутатлары Республика балалар клиник хастаханәсендәге онкология үзәген карады
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Елена Саляхова). Бүген Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары Республика балалар клиник хастаханәсендә ачылган яңа онкология үзәгенә килде.
Кунаклар арасында Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов, Сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Огуль һәм Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов бар иде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика балалар клиник хастаханәсеннән.
Хастаханә җитәкчелеге һәм баш табиб Айрат Зыятдинов депутатларга таныштыру экскурсиясе үткәргән, өр-яңа җиһазларны күрсәткән.
Депутатлар шулай ук Роналд Макдоналд йортында булган, Казан балалар хосписында фикер алышуда катнашкан һәм Анжела Вавилова фондына нигез салучы Владимир Вавилов белән аралашкан.