Метшин Казан юлларында бөкеләр турында: Сез үзегез автомобильче булуны сайлыйсыз
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казан мэры Илсур Метшин инстаграмда туры эфир вакытында казанлыларның шәһәрдәге бөкеләр турындагы шикаятьләрен шәрехләде.
«Сез автомобильче булуны сайлыйсыз. Җәмәгать транспорты бар, шуңа күрә әйе, андый вакытлар була», — диде мэр.
Казандагы бөкеләр начар һава шартлары белән бәйле. Татарстан башкаласы мэры торак комплексларында юллардагы кар көртләренә зарланган казанлыларга мөрәҗәгать итте.
Мэр республика башкаласында ишегалларын чистарту сыйфатын тәнкыйтьләде, шул ук вакытта казанлыларны идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә чакырды, йорт яны территорияләре өчен нәкъ менә алар җаваплы, диде ул..