Кадетлар әфганчы Дамир Латыйпов исемен йөртүче хәрби йөк машинасы белән танышты
(Минзәлә, 17 февраль, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» , Дифиза Нуриева). Минзәлә әфганчылары сугышта батырларча һәлак булган хәрби дусларының Воровский һәм Иске Маҗын зиратларындагы каберләренә барып, чәчәкләр салдылар, кадет мәктәбендә укучылар белән очрашты. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Дамир Латыйпов каберлеге Воровский бистәсендәге зиратта урнашкан. Әлеге батыр егет Әфган сугышында машина йөртүче булып хезмәт куя. Алар барган машиналар колоннасы дошман пулясы астына эләгә һәм Дамир хезмәттәш дуслары белән батырларча һәлак була. Хәрбиләр арасында шундый матур гадәт бар: машина йөртүче батыр сугышчыларның исемен мәңгеләштерү йөзеннән аларның исемен автомобильләргә бирәләр. Минзәлә районында Дамир Латыйповның исеме дә шул рәвешле мәңгеләштерелә. Воровскийдан соң әфганчылар Иске Маҗындагы батырларча һәлак булган әфганчы майор Михаил Кириковның каберенә барып, аны искә алдылар. Әлеге чарага килгән кадет мәктәбе укучылары Дамир Латыйпов исемендәге хәрби йөк машинасы белән зур кызыкысыну белән таныштылар. «Әфганстанда да нәкъ шушындый автомобильләр иде. Әлеге автомобиль бүген дә сафта. Курсантлар әлеге машинага утырып аның белән идарә итәргә өйрәнәләр», — диде әфганчы Владимир Елхов.