Бүген Милли китапханәдә «Чит кешегә керү рөхсәт ителә» экскурсиясе була
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Башкала халкына Милли китапханәнең китаплар саклана торган бүлмәләрен һәм ябык коридорларын күрсәтергә телиләр.
Бүген 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Чит кешегә керү рөхсәт ителә» дип аталган чираттагы экскурсия узачак. Бу хакта китапханәнең Instagram битендә хәбәр ителә.
Экскурсиягә килүчеләр гадәттә укучылар өчен ябык бүлекләр һәм коридорлардан узып, китап саклау урынын күрә алачак.
Катнашырга теләге булганнарга алдан теркәлергә һәм китапханәнең ресепшенында билет өчен түләргә кирәк.