Укытучыларның «Өмет» халык театры юбилей уңаеннан Туфан Миңнуллин пьесасын куйды
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Казанның «Өмет» халык театрында укытучылар уйный. Алар быел театрның уньеллыгы уңаеннан Туфан Миңнуллинның «Кырларым-тугайларым» спектаклен куйды. Премьера 26 февраль кичендә Казанның Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда узды. Спектакльне укытучыларның хезмәттәшләре, укучыларның ата-аналары карарга килгән иде. «Өмет» театры 2012 елда «Мәдәниятара милли ресурс үзәге булдыру һәм үстерү» проектын тормышка ашыру кысаларында, Казанның Совет районындагы Лицей — инжинерлык үзәгендә оеша. Читать дальше...