Мәскәүдә Татарстан якташлар җәмгыятенең актив әгъзасы Анатолий Козлов вафат
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдә Мәскәүдә «ПРОДСЕРВИС» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Анатолий Козлов вафат булды. Аңа 73 яшь иде. Анатолий Козлов Мәскәүдә Татарстан якташлар җәмгыятенең актив әгъзасы һәм Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узган чараларның даими кунагы булды. Бу турыда Татартан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Анатолий Козлов 1949 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә туа. Казанның С.М. Киров исемендәге химия-технология институтын һәм читтән торып Мәскәүнең Совет сәүдә институтын тәмамлый. Россия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты. 50 елдан артык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле тармакларда эшли. 1976 елдан 1988 елга кадәр Татарстан Кулланучылар берлегендә җитәкче вазыйфалар башкара, 1988 елда Татарстан АССРның Министрлар Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Мәскәүдә ул төзегән «ПРОДСЕРВИС» компаниясе Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек юнәлешендә шактый зур инвестицион эшчәнлек башкара, республикада берничә эре социаль-икътисади программаны гамәлгә ашыра. 1995 елдан хәзергә кадәр Мәскәү сәүдә эшмәкәрләре лигасын җитәкли. Хәйриячелеккә һәрвакыт зур игътибар бирә. Күп еллар яшүсмерләрнең «Балтика» футбол командасына ярдәм итә. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тәкъдиме белән Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Аның эше Мәскәү хөкүмәте тарафыннан да бәяләнде. Анатолий Козлов Мәскәү мэрының Рәхмәте һәм Мәскәү Хөкүмәтенең, Мәскәү шәһәр Думасының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Анатолий Козлов Мәскәүдә җирләнәчәк. Аның белән хушлашу дүшәмбе, 28 февральдә, 12:00 сәгатьтә җеназа залында уза.