Думада Россияне SWIFT системасыннан чыгару ихтималы хакындагы хәбәрләрне шәрехләделәр
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков Россияне халыкара исәп-хисап ясау системасыннан чыгару артык куркыныч түгел дип бәяләде. Әгәр якын көннәрдә банк түләүләренең SWIFT халыкара системасыннан чыгарсалар, Россия әлеге системаның үзебездә булдырылган аналогы белән эш итәчәк һәм чит ил партнерлары белән финанс хезмәттәшлеге турында килешәчәк, дип хәбәр итә Радио Sputnik. Анатолий Аксаков аңлатып узганча, Россиядә ил эчендә үзара исәп-хисап ясау өчен халыкара системаның аналогы бар. «Нигездә, әлеге аналогта катнашучылар саны SWIFT белән чагыштырганда күбрәк. Әмма SWIFT — глобаль система, ә безнеке шулай да үзебездә, ил эчендә генә эшли торган. Тышкы финанс бәйләнешләрен гамәлгә ашыру өчен килешергә кирәк булачак. Беренчедән, шул ук кытайлар белән, аларда SWIFT системасының аналогы бар. Шулай ук финанс һәм икътисади мөнәсәбәтләр тыгыз булган башка зур партнерлар белән дә», — ди комитет башлыгы. Аксаков шулай ук Россиянең SWIFT системасыннан чыгарылуын куркыныч түгел дип бәяләде һәм мисалга Иранны китерде. «Әлеге илдә ун ел инде SWIFT системасы эшләми һәм «берни дә булмады, яши, үлми», — дип өстәде ул.