Россия 36 илнең авиакомпанияләре өчен үзенең һава киңлеген япты
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе 36 илнең авиакомпанияләре өчен очышларны чикләде.
Россия санкцияләрнең яңа пакеты кысаларында күкне япкан илләрнең авиакомпанияләренә үз һава киңлекләрен куллануны тыйды, дип хәбәр итә Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация). Бу турыда РИА Новости яза.
«Халыкара хокук нормалары нигезендә, Европа дәүләтләренең Россия авиаташучылары тарафыннан эксплуатацияләнә һәм/яки Россиядә теркәлгән гражданлык һава суднолары очышларын башкаруны тыюга җавап чарасы сыйфатында, 36 дәүләтнең авиаташучыларына очышлар башкаруга чикләүләр кертелде», — диелә ведомствоның матбугат релизында.
Чикләүләр Австрия, Албания, Англия, Бельгия, Болгария, Британиянең Виргин утраулары, Бөек Британия, Венгрия, Германия, Гибралтар, Греция, Дания (Гренландия, Фарер утраулары, Территориаль диңгез), Джерси, Ирландия, Исландия, Испания, Италия, Канада, Кипр, Латвия, Литва, Люксембург, Мальта, Нидерланд, Норвегия, Польша, Португалия, Румыния, Словакия, Словения, Финляндия, Чехия, Хорватия, Чехия, Швеция, Эстония дәүләтләренең авиакомпанияләренә кагыла.
Аерым очракларда Росавиация яки Тышкы эшләр министрлыгы күрсәтелгән дәүләтләргә очыш ясау өчен махсус рөхсәт чыгара ала, диелә бу хәбәрдә.