Танылган блогер Татар Малай Миңнехановның туган көненә Инстаграмда битлек ясаган
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Танылган татар блогеры Татар Малай Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан Instagram өчен битлек булдырган.
Битлектән файдалану өчен, мобиль җайланмада сылтама аша күчеп, җайланманың фронталь камерасы ярдәмендә фотога төшерергә кирәк.
Бүген республика җитәкчесе үзенең 65 еллыгын билгеләп үтә. Моннан алдарак Татарстан Президентын юбилее белән республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады .