Синоптиклар Татарстанда көчле явым-төшем һәм бозлавык көтелүе турында кисәтте
Татарстан территориясендә 17 майда көндезен һәм кичен кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем көтелә. Алар 18 апрельдә төнлә дә сакланачак, дип фаразлый Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге белгечләре.
Синоптиклар шулай ук юлларда юеш кар боткасы, ә иртән Төньяк төбәкләрдә бозлавык булырга мөмкин булуы турында кисәтте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан ерак чыкмаска һәм дистанцияне арттырырга киңәш итә.
Шулай ук, явым-төшем күп булу сәбәпле, түбәләрдән кар төшәргә мөмкин. Корылмаларның түбәләренә авыр кар астында сыгылу куркынычы яный.