Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Башлыгы Михаил Мишустин Ураза бәйрәме белән котлады. Тәбрикләү сүзләре Россия Мөфтиләр шурасы сайтында чыкты.
«Ид Әл-Фитр изге Рамазан ае тәмамлануны символлаштыра. Бу айда барлык мөселманнар да догалар кылды һәм игелекле эшләр башкарды.
Россия мөселман җәмгыятенең мохтаҗларга ярдәм итү, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклап калуга юнәлдерелгән агарту эшчәнлеге һәм хәйрия эше зур хөрмәткә һәм танылуга лаек.
Һәм бүген аның милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, ксенофобиягә һәм экстремизмга каршы торуга, дәүләт хакимияте органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә керткән өлеше аеруча кадерле. Бу изге көндә сезгә һәм барлык мөселманнарга тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим», диелә котлауда.