Путин күп балалы аталарны иртәрәк пенсиягә чыгару турындагы тәкъдимне карарга сүз бирде
Президент Владимир Путин күп балалы аталарны вакытыннан алда пенсиягә чыгару турындагы тәкъдимне Министрлар Кабинетына эшләргә кушачагы турында вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Әлеге фикер Россия лидерының «Ата-ана даны» орденын алган күп балалы гаиләләр белән очрашуы вакытында яңгырады.
«Һичшиксез карарбыз, – диде дәүләт башлыгы. – Хөкүмәткә эшләргә йөкләмә бирермен».
Шулай ук әлеге очрашуда Владимир Путин «Герой-ана» исемен кире кайтару турындагы инициативаны хуплады һәм бу исемгә лаек булучыларга бер тапкыр 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итте.