Әлбир хәзрәт Крганов Ташкентның Ислом Ота мәчетендәге җомга намазында катнашты
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Ташкентның Ислом Ота мәчетендәге җомга намазында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы белән бергә җомга намазын Үзбәкстан Мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары Иброхим Иномов та укыды.