«Созвездие-Йолдызлык» бинасында янгын мәйданы 500 квадрат метр булган
Кичке бишенче яртыда янгын сүндерүчеләр «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә 500 квадрат метр мәйдандагы янгынны җәелүдән туктатты.
Хәзерге вакытта алар янгынны сүндерүне дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.