Арча балалар китапханәсе грант отты
Арча район балалар китапханәсе Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең Арча район оешмасы белән берлектә грант отты. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
Грантны 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә икенче конкурста алганнар.
«Китапханә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Чикләрсез Игелек» (»Доброта без границ») иҗади остаханәсе проекты белән җиңүче булды һәм проектны тормышка ашыруга 303 800 сум күләмендә грант отты», диелә хәбәрдә.