Пенза мөселманнары балаларга борынгы Болгар тарихы хакында сөйләделәр
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Пенза өлкәсенең Неверкин районы Колчура, Дөмавыл, Мазарлы мәчетләрендә балалар өчен «Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине» дигән темага әңгәмәләр узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның барышында балалар борынгы заман тарихы һәм борынгы болгарларның мәдәнияте белән танышты. Хәзрәтләр шулай ук дөнья диннәре тарихы, мөселман традицияләре һәм Болгар, Зөя һ.б. рухи истәлек үзәкләрендәге мәдәни-тарихи әһәмияткә ия һәйкәлләрне торгызу хакында сөйләде, диелә хәбәрдә.