Ачинск шәһәрендә нигез ташы 15 ел элек салынган мәчетне төзеп бетерү турында сөйләшәләр
Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фәтхуллин һәм Ачинск шәһәре имамы Равил Миңнуллин Ачинск шәһәре башлыгы Игорь Титенков белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Красноярск крае Ачинск шәһәре мөселман өммәтенең тормыш-көнкүреше, шулай ук мәчет төзүгә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Шунысын да искәртик: Ачинскида 250 меңгә якын кеше яши, ул Красноярск краенда зурлыгы ягыннан өченче урындагы шәһәр. Анда ислам динен тотучы төрле милләт вәкилләре көн итә.
«Мәчеткә беренче таш 2007 елның июлендә үк салынган булган, әмма төрле сәбәпләр аркасында 15 ел дәвамында Аллаһ йортын сафка бастыру нияте чынга ашмаган», диелә хәбәрдә