Максим Топилин: Апаста белем бирү йортлары зур үзгәрешләр кичерә
![Максим Топилин: Апаста белем бирү йортлары зур үзгәрешләр кичерә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/7/27/56be79c41ea01584afb517ceca6cd6e4.jpg)
Апаска эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты җитәкчесе, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Максим Топилин, Казандагы «Бердәм Россия» партиясенең башкарма комитет җитәкчесе Марат Сәмигуллин килде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин озатуында алар райондагы төзелеш эшләре белән танышты.
Десант капиталь төзекләнү узган Урта Балтай, Дәвеш, Апас, Иске Йомралы, Чүрибураш мәктәпләре белән танышты. Дәвеш сәламәтләндерү-ял Үзәгендә, Апасның Яр буенда, Апас үзәк китапханәсендә, Чүрибураш фельдшер-акушерлык пунктында да булды. Биредә дә капиталь төзекләндерү эшләренә үз бәясен бирде. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Шулай ук «Безнең ишегалды» программасы нигезендә төзекләнүче, үзгәрешләр кичерүче Завод урамындагы ишегалдындагы эшләр белән кызыксынды. «Бердәм Россия» партиясе авылларда, кечкенә шәһәрләрдә мәктәпләрне төзекләндерү буенча программа тәкъдим итте. Бер зур мәктәпне төзекләндерү өчен 60 миллион сум тирәсе акча сарыф ителә. Әлеге программа буенча Россия буенча 1700 мәктәп төзекләнә.
«Апас районында да белем бирү йортлары зур үзгәрешләр кичерә. Белем бәйрәмен яңартылган мәктәпләрдә башлап җибәрү максаты белән, без һәр мәктәптәге эшләрне игътибар белән күзәтәбез. Мәктәп директорлары, әти-әниләр белән аралашканнан соң, аларның кәефе, уйлары бөтенләй башка булуын аңлыйсың. Без ышанабыз – белем бирүнең сыйфаты тагын да яхшы булыр. Спорт заллары, азык-төлек блоклары эшне тагын да уңайлы итәр», - диде Максим Топилин һәм районның мәгариф оешмаларындагы эшләрнең вакытында башкарылуын билгеләп үтте.
Районга килгән партия десанты барлык төзелеш мәйданнарында булды. Түгәрәк өстәл артында эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләр хакында сөйләшенде.
Партия десанты составында яшь гвардиячеләр, кеше хокукларын саклау буенча район вәкиле Гүзәл Хилавиева, җирле депутатлар, «Бердәм Россия» партиясенең депутатлары да бар. Алар федераль программа нигезендә төзелүче, халык программасына кергән, сайлаучылар соравы буенча капиталь төзекләндерелүче биналарны тикшереп, аларда ни дәрәҗәдә эшләр башкарылуы белән танышты, башкарылачак эшләр турында фикер алышты.
«Бу очрашуда 5 мәктәп, Апас мәктәбендә төзекләнүче спорт залы, үзәк модель китапханә, Чүрибураш авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм башка төзелешләр каралды», - диде «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.Партия десанты районда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде һәм апаслыларның барлык программаларда актив катнашуын белдерде.