Түбән Камада сәнәгать зонасында янгын чыккан
Бүген 10:29 сәгатьтә Түбән Каманың Индустриаль урамында янгын чыгу турында 101 номерына хәбәр иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, ачык һавада сакланган җылыткыч янган.
Фаҗигадә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. 10:48 сәгатьтә ут тулысынча сүндерелгән.
Түбән Кама районы администрациясендә хәбәр итүләренчә, җитештерү корпусы янында торган чимал әзерли торган савыт янып киткән. Цехларга куркыныч янамый. Янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.