Татарстанда мобилизацияләнүчеләр танклар белән хәрби өйрәнүләр уза
Татарстаннан мобилизациялән кешеләр Кызыл Байраклы, Жуков орденлы Казан югары танк училищесы полигонында танклар катнашында хәрби өйрәнүләр уза. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Тәҗрибәле офицерлар җитәкчелегендә шәхси состав күзәтү приборларыннан карап атты һәм танкка граната ыргытты. Бу күнегүләр характер тикшерү мөмкинлеген һәм танклар белән якын сугышка өйрәнү күнекмәләрен бирә.
Шулай ук хәрби хезмәткәрләр АК-74 автоматларыннан, ПК пулеметларыннан атты һәм яу кырында күченеп йөрү күнекмәләрен камилләштерде.