Мишустин Ижевск мәктәбендә атышта һәлак булучыларның гаиләләренә 1 млн сум түләргә кушты
Премьер-министр Михаил Мишустин Ижевскиның 88нче урта мәктәбендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган пособиеләрне түләргә кушты.
Шулай итеп, һәлак булганнарның гаиләләре берәр миллион сум алачак, сәламәтлеккә авыр яки уртача зыян алган гражданнар 400 мең сум, җиңел зыян кичергәннәр 200 мең сум алачак. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
Удмуртиягә Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан ярдәм күрсәтү 27 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Төбәккә үз бюджеты хисабына өстәмә ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителде.