Яшел Үзәндә «Урман җыры» күргәзмәсе ачылды
Яшел Үзән сәнгать галереясендә Андрей Николаевның «Урман җыры» күргәзмәсе ачылды. Аны рәсем яратучылар гына түгел, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та карады. Бу турыда «Яшел Үзән» хәбәр итә.
«Яшел Үзән - уңышка омтылучы иҗади кешеләр бирә торган шәһәрләрнең берсе. Безнең шәһәр игелекле, талантлы һәм күпкырлы кешеләр үстерә. Андрей Николаев моның ачык мисалы. Без аңа барлык эшләрендә уңышлар һәм казанышлар телибез!» - диде муниципалитет башлыгы.