Казан көллиятенең ике студенты «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңде
Казан көллияте студентлары урта махсус уку йортлары укучылары өчен «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Финалистларны бүләкләү тантанасы кичә Түбән Новгородта узды.
Азалия Җамалдинова һәм Әдилә Зиннәтуллина 1 млн сум күләмендә акчалата бүләкләр алдылар. Акчаны белем алу, үз-үзеңне үстерү яки үз стартапыңны башлап җибәрү өчен кулланылырга мөмкин. Кызлар Казан педагогика көллиятендә һәм Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала.
Бәйгенең финалы 13-17 ноябрьдә үтте. Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600 бала катнашты. Студентлар командаларда кейслар чиштеләр һәм аларны экспертлар алдында якладылар, танылган кунаклар белән очраштылар, команда уеннары уйнадылар, мастер-класслар уздылар һәм Түбән Новгородны өйрәнделәр.
Татарстан данын финалда 11 студент яклады, аларның өчесе – 200 мең сум, дүртесе берәр миллион сум акча алды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.