"Генераль прокуратурага барачакбыз". Татар җәмәгатьчелеге туган тел өчен Русия мәгариф министрлыгы белән көрәшә [дүшәмбе]
Татар җәмәгатьчелеге инде ике айдан артык Русия мәгариф министрлыгы белән хат алышып, туган телләр сәгатьләрен саклап калу өчен көрәшә. Бу әлегә бернинди нәтиҗә бирмәсә дә, активистлар моның белән тукталып калырга уйламый. Хәзер алар министрлык өстеннән баш прокуратурага шикаять язарга җыена.