Татарстанда сәнәгать ипотекасы гамәлгә куелды
Татарстанда сәнәгать ипотекасы программасы гамәлгә куелды. Ул индустриаль паркларны җитештерү мәйданнары белән тәэмин итәргә һәм анда инфраструктура төзергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Бүгенге көнгә барлыгы 13 банк гариза кабул итә. Программа буенча технологик компанияләр өчен 3 процентлы һәм башка заемчылар өчен 5 процентлы ставка белән җиде елга кадәр ташламалы кредит бирү каралган.
500 млн сумга кадәрге акчаны сәнәгать производствосы өчен күчемсез милек сатып алуга юнәлтергә була.