Балтачтан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән кабат очрашу булды
Балтач район Советының утырышлар залында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән кергән мөрәҗәгатьләр буенча атна саен очрашулар уза. Бүгенге очрашуда мобилизацияләнгән гражданнарның хезмәт хаклары өчен бирелгән реквизитлардагы хаталарны төзәтү, психологлар ярдәме, шәһәрләрдә белем алучы балаларга юл йөрү карталары һәм гаиләләргә каралган ярдәм чаралары хакында сөйләшенде.
«Хезмәт» сайтында хәбәр ителгәнчә, Куныр авыл җирлегеннән мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән күп мөрәҗәгатьләр керү сәбәпле, җирлек җитәкчесе очрашуда шәхсән катнашып, сорауларга җавап бирде.