Баулы районы Исергәп мәктәбендә ремонттан соң музей ачылды
![Баулы районы Исергәп мәктәбендә ремонттан соң музей ачылды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/12/10/4e11d67733d39be4feab1ca0239dd82f.jpg)
Баулы районының Исергәп авылы мәктәбендә капиталь ремонттан соң музей бүлмәсе ачылды. Туган якны өйрәнү музее тантанасына мәртәбәле кунаклар, ветеран укытучылар, авыл халкы, район җитәкчелеге, Баулы якташлар җәмгыяте рәисе Нурислам Хәбипов та чакырылган иде. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
Исергәп авылында музейга материаллар туплау эше 1964 елда башлана. 1970 елда Бөек Ватан сугышының 25 еллыгына Исергәп урта мәктәбендә Сугыш һәм хезмәт даны музее ачыла. Соңгы елларда мәктәп директоры укытучылар белән берлектә музей бүлмәсен яңарту, киңәйтү өстендә эш башлый. Бу эштә Исергәп авылы мәктәбен 1982 елда тәмамлаган, бүгенге көндә Башкортстанның Мәләвез шәһәре сыра заводы директоры Ирек Габбасов иганәчелек ярдәме күрсәтә.
Тантаналы ачылуга кадәр килгән һәр кунак – Исергәп мәктәбен кайчандыр тәмамлап чыккан, укытучы булып эшләгән кешеләр һәм башкалар музей фондына үз бүләкләрен тапшырды, узган еллар истәлекләре белән бүлеште. Тантанага төп иганәче Ирек Габбасов та буш кул белән кайтмаган. Туган мәктәбенә ул баян бүләк итте.
80 квадрат метр мәйданда урнашкан музей яңа сулыш алган. Ремонт эшләре ел дәвамында алып барылган. Биредә түшәмнәр, диварлар яңартылган, экспонатлар кую өчен пыяла стеллажлар барлыкка килгән, идәнненә йомшак келәм җәелгән.
Музейның бер ягында авыл тарихы, гражданнар сугышына багышланган материаллар, колхоз тарихы, Бөек Ватан сугышы турында стендлар, экспонтлар, урын алган. Икенче якта көнкүреш кирәк-яраклары урнашкан. Иң беренче чиратта авыл буйлап экспонатлар җыйдык. Алар арасында чүплеккә чыгарып ташланганнары да бик күп. Барысын да җыеп чистарттык. Буукытучылар, укучылар һәм авыл халкының күмәк эше», – диде музей җитәкчесе Римма Нәгыймова.