«Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы казанлылар һәм кунаклар өчен янә ачык
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары бүген 12.00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына килә ала. Бу хакта шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, кичә һава шартлары начараю – буран чыгу аркасында күзәтү мәйданчыгы ябылган иде.